Волонтер ярдәмгә килә

2013 елның 22 марты, җомга

Балалар куркынычсызлыгын тәэмин итү максатында яшьләр эшләре идарәсендә эшче яшьләрдән төзелгән махсус волонтерлар төркеме эшли.
Балаларын кичке якта өстәмә дәресләрдән каршы алырга мөмкинлекләре булмаган ата-аналар 7-19-74 телефоны белән шалтыратып ярдәм итүне сорый ала. Диспетчер кичке сәгать 6дан 9га кадәр кизү торучы волонтер белән элемтәгә кереп, аны ата-ана күрсәткән адрес буенча җибәрә. Ата-аналарга волонтер белән элемтәгә керү мөмкинлеге тудырыла.
Бүгенге көндә бу эш белән шәһәребезнең эре предприятиеләрендә эшләүче 63 яшь кеше шөгыльләнә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International