Һөнәри бәйрәм уңаеннан

2013 елның 22 марты, җомга

Торак-коммуналь хуҗалык – торак пунктларның яшәешен тәэмин итүче катлаулы система. Меңләгән кешенең кәефе әлеге тармак эшчәнлегенә бәйле.

Район башлыгы Татьяна Воропаева бу хакта узган “Энергетик” Мәдәният сараенда торак-коммуналь хуҗалык һәм халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү өлкәсе хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәмендә ассызыклап әйтте. Гомумән, һәр кешенең фатиры, социаль объектлар җылы, якты, уңайлы булсын өчен торак-коммуналь тармак хезмәткәрләреннән уяу эшләү сорала.

Бәйрәм тантанасында бер төркем хезмәт алдынгыларына ТР Төзелеш, архитектура, торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы, район башлыгы, башкарма комитет Рәхмәт хатлары тапшырылды. “Энергетик” Мәдәният сарае үзешчәннәре әлеге тармак хезмәткәрләрен матур чыгышлары белән сөендерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International