Район җитәкчелегенең халык белән эшләүгә юнәлдерелгән "Йөзгә - йөз" муниципаль программасы уңышлы тормышка ашырыла. Аның кысаларында район башлыгы Татьяна Воропаева 13 мартта сәяси партияләрнең җирле бүлекләре, иҗтимагый һәм дини оешмалар вәкилләре, мас-сакүләм мәгълүмат чаралары җитәкчеләре белән очрашып, районның 2012 елда социаль-икътисади үсеше һәм 2013 елга билгеләнгән бурычлары белән таныштырды.
Татьяна Васильевна 2012 елның район өчен уңышлы булуын билгеләп үтте. Ул чыгышында район икътисади торышы, сәнәгать предприятиеләре эшчәнлеге, авыл хуҗалыгы, мәгариф, сәламәтлек саклау, торак-коммуналь хуҗалыгы тармаклары, мәшгульлек һ.б. мәсьәләләргә тукталды.
- Узган ел җитештерелгән һәм оза-тылган продукция 25 процентка артты. Әлеге күрсәткеч буенча Зәй районы республикада алтынчы урында. Территориаль продукт күләме 29 миллиард сумнан артып китте, - диде ул чыгышында.
Агымдагы елда сәнәгатьтә җитештерү күләмен 7 процентка арттыру, зәйлеләрнең уртача хезмәт хакын республика буенча уртача күрсәткечкә җиткерү (2012 елда айлык уртача хезмәт хакы 19,6 мең сум тәшкил иткән) бурычы куела.
Район башлыгы чыгышын башлыча социаль мәсьәләләрнең чишелешенә багышлады, шәһәрдәге мәшгульлек проблемаларын да читләтеп үтмәде. Әлеге уңайдан ул очрашуда катнашучыларга сөт һәм ипи заводлары ябылу сәбәпләрен дә аңлатты.
Район башлыгы урынбасары Роберт Халитов чыгышында торак-коммуналь хуҗалыгы тармагын анализлады, шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Сергей Максимов шәһәрдә төзекләндерү программасы буенча быел башкарыласы эшләргә тукталды.
Очрашу ахырында анда катнашучылар үзләрен борчыган сорауларга җавап алды.