Мөһим мәсьәләләр
Район Советының мәгариф, мәдәният, спорт, сәламәтлек саклау һәм милли мәсьәләләр буенча даими комиссиясенең чираттагы утырышында 2013 елда район гомумбелем бирү учреждениеләрендә спорт сыйныфлары ачу, белем бирү учреждениеләрендә ана теле укыту һәм сыйфатлы милли тәрбия бирүне тәэмин итү, ундүрт яшьлек яшүсмерләргә тирәнәй-телгән диспансеризация үткәрү турында мәсьәләләр тикшерелде. Утырышта район башлыгы Татьяна Воропаева катнашты һәм чыгыш ясады.