Гүзәл затлар ир-егетләр күңелен генә түгел, табигатьнең кырыс шартларын да йомшартырга сәләтле. Кичтән дулаган буранның 8 март иртәсендә эзе дә калмады. Җир өстенә нурларын мул сибүче кояш китәргә теләмәгән кышны гүя ашыктырырга кереште. Зәйлеләр, кунаклар да ел саен 8 март көнне матур традициягә әйләнгән «Кыш озату» бәйрәменә «Энергетик» Мәдәният сарае каршындагы мәйданга ашыкты.