Менә тагын бер традицион бәйгегә йомгак ясалды. «Ел укытучысы - 2013» республика бәйгесенең муниципаль туры җиңүчеләре билгеле булды.
Быел әлеге бәйгедә көч сынашырга 12 укытучы теләк белдергән иде. Жюри порт-фолиоларны, ачык дәресләрне карагач, финалга 8 укытучыны сайлап алды.
6нчы мәктәптә узган бәйгенең финал өлешендә Татьяна Арифуллина (1нче мәктәп), Лариса Любавина (2), Фәния Сабирова (3), Валентина Потупчик (4), Оксана Матвеева (6), Әлфия Петрова (7), Динә Юнысова (татар гимназиясе), Михаил Липатов (политехник колледж) - һәрберсе мастер-клас-сларда үзенчәлекле эш алымнары белән таң калдырды. Алар барысы да төрле номинацияләрдә билгеләнде. Михаил Липатов - III, Валентина Потупчик II урыннарны алып, аларга, дипломнан тыш, теплоходта сәяхәт итү өчен юлламага сертификатлар тапшырылды. "Ел укытучысы - 2013" титулына исә 6нчы мәктәпнең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Оксана Матвеева (рәсемдә уңда) лаек булды. Ул республикадагы сәламәт- ләндерү үзәгенә юллама белән бүләкләнде.
Оксана Матвееваның хезмәт стажы - 21 ел. Ул 7 ел тарих һәм җәмгыять белеме укы-тучыларының мәктәп методик берләшмәсен җитәкли. Аның укучылары республика, Россия, хәтта халыкара фән бәйгеләрендә хезмәтен билгеләүче иң зур күрсәткеч. Оксана Матвеева тиздән район данын республика күләмендә яклаячак.