Мәгариф учреждениеләре укучылары ТР Милли музееның күчмә күргәзмәсенә йөриләр

2020 елның 13 октябре, сишәмбе
ТАССР төзелүнең 100 еллыгын бәйрәм итүгә багышланган чаралар кысаларында мәгариф учреждениеләре укучылары Татарстан Республикасы Милли музееның «Татарстан АССР – Татарстан Республикасы: вакыт, вакыйгалар, кешеләр» күчмә күргәзмәсенә йөриләр. Күргәзмәдә хронологик эзлеклелек белән документлар, сәяси эшлеклеләрнең фотосурәтләре, әһәмиятле вакыйгалар һәм казанышлар тәкъдим ителгән. «Энергетик» мәдәният сараенда күргәзмә 30 октябрьгә кадәр эшләячәк.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International