Бүген шәһәрнең хәрби комиссариатында чакырылыш комиссиясе утырышы булды. Район Башкарма комитеты җитәкчесе Илнар Хафизов рәислегендә комиссия әгъзалары хәрби хезмәткә чакырылучыларның 10га якын шәхси эшен карадылар. Якын арада егетләр коры җир гаскәрләренә хәрби хезмәт үтәргә китә. Утырышта шулай ук массакүләм мәгълүмат чараларының Зәй хәрби комиссариаты белән нәтиҗәле хезмәттәшлеге билгеләп үтелде. И.Ф. Хафизов «Татмедиа» АҖ филиалы «Зәй-информ» коллективына, 2020 елның язында гражданнарны хәрби хезмәткә чакыруга бәйле чараларны вакытында һәм сыйфатлы итеп яктыртып барганнары өчен, Рәхмәт хаты тапшырды.