Районның Вячеслав Петров җитәкчелегендәге 88нче янгын сүндерү часте һәм ТР буенча Федераль янгынга каршы көрәш хезмәтенең 16нчы отряды федераль учреждениесе хезмәткәрләре Татарстанда иң яхшы эш нәтиҗәләре күрсәтүчеләр дип билгеләнде. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр һәм гражданнар оборонасы министрлыгының Татарстан буенча баш идарәсенең 2012 ел эш йомгакларына багышланган коллегиясендә белдерелде. Премьер-министр Илдар Халиков тантаналы төстә район башлыгы Татьяна Воропаевага гражданнар оборонасы эшләрен, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итүдә яхшы эшләүләре өчен Кубок тапшырды. Министрлыкның Идел буе төбәк үзәге җитәкчесе Игорь Паньшин район коткаручылары хезмәтен төбәктә икенче урын алулары белән котлады һәм икенче дәрәҗә Диплом бирде.