Кичә, якшәмбе көнне, Яңа шәһәр урман буендагы яктыртылган трассада “Россия чаңгы юллары – 2013” акциясе кысаларында чаңгы ярышлары узды. Акциядә биш меңгә якын кеше катнашты. Зәйлеләр чаңгы спортын үз итә: иң өлкән чаңгычылар Якты Күлдән – 83 яшьлек Фәрхетдин Зиннуров белән Югары Шепкәдән 93 яшьлек Икълимә Хуҗина булды. Ярыш бәйрәм төсе алып, оешкан төстә күңелле узды.