Тырышлык куймыйча сөт булмый

2013 елның 7 феврале, пәнҗешәмбе

2013 елның бер ае узып китте. Районыбыз терлекчеләре продукция җитештерү һәм аны сатуны арттыру юнәлешендә зур тырышлык куя. Сентябрьдә старт алган кышлату чоры уңышлы дәвам итә.
Агымдагы елның 1 февраленә районда 18342 баш мөгезле эре терлек исәпләнә, шуның 5896сы - савым сыер. Болардан тыш, 202 баш ат, 1700 баш сарык асрала. Һәр көнне район буенча 65,9 тонна сөт җитештерелә, бер сыерга уртача 11,2 килограмм сөт туры килә. Ел башыннан 753 баш бозау алынган. Бозауларның тәүлеклек артымы - 586 грамм. Кышлату чорында продукция җитештерүне киметмәү - терлекчеләрнең төп бурычы. Авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләре, бүлекчә җитәкчеләре, зоотехниклар, зообелгечләр, һәрдаим хуҗалыкларда булып, кышлату торышы, терлек асрау технологиясенең үтәлешен тикшереп, киңәш-тәкъдимнәрен бирәләр. «Зәй» агрофирмасы «Ялкын» бүлекчәсенең Әхмәт терлекчелек комплексында кышлату чоры уңышлы бара.
Бүгенге көндә биредә 1465 баш мөгезле эре терлек асрала. Шуның 900 башы - савым сыер. Комплекста барлыгы 45 кеше хезмәт куя. Терлекчеләр үткән елны ничек тәмамлаган? Агымдагы елның бер аенда күрсәткечләр нинди? Без узган пәнҗешәмбедә әлеге комплекста булып, кичке савым, терлекләрне кышлату барышы белән танышып кайттык.
Әхмәт терлекчелек комплексы моннан алты ел элек үзгәртеп корылды. Биредә алты терлекчелек бинасы исәпләнә. Сыер саву заллары ике корпуска бүленгән. Сыерлар "Де Лаваль" фирмасы аппаратлары белән көненә ике мәртәбә, корпуска 24 сыер савыла. Биредә барлыгы 8 сыер савучы хезмәт куя, эш ике сменада оештырылган. Узган ел 3619 тонна сөт җитештерелгән, 2011 елга караганда бу күрсәткеч 203 тоннага артык. Агымдагы елның гыйнварында исә 282 тонна сөт савып алынган, бер сыерга уртача 10,6 килограмм туры килә. Комплекста беренче корпус сыер савучылары алда бара. Алар -Ләйсән Шәйхетдинова, Зилә Гомәрова, Флера Гыймазова, Александра Иванова.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International