Узган атнада ГРЭСта коллективның хисап-сайлау профсоюз конференциясе үтте. Анда район башлыгы Татьяна Воропаева, "Генерацияләү компаниясе" ААҖ генераль директоры Рәүзил Хаҗиев, аның урынбасары Анатолий Краснов, ТР "Электропрофсоюз" идарәсе рәисе Хәлил Ахунҗанов катнашты. Конференциядә ГРЭСның профсоюз комитеты рәисе Николай Шипков 2012 елда коллектив килешүе буенча башкарылган эшләргә хисап ясады. Предприятиедә узган ел закон нигезендә килешүдә каралган социаль ташламалар һәм гарантияләр 29 миллион 922 мең сум тәшкил иткән. Конференциядә шулай ук 2013 елга яңа коллектив килешүе кабул ителде. Соңыннан Рәүзил Хаҗиев ГРЭСка яңа җитәкче билгеләнүе турында хәбәр итте. Ул - моңа кадәр станциядә баш инженер булып эшләгән Сергей Токмачев. ГРЭСта 1994 елдан эшли башлаган Сергей Александрович коллективта нәтиҗәле эшләре белән билгеле кеше. Яңа вазифада коллектив аңа уңышлар теләде.