Быел яшьләр сәясәтенең 25 еллыгы билгеләп үтелә. Бу - районының киләчәге бәйле булган буын. Без яшьләрнең инициативалары һәм идеяләре белән алга барабыз. Шуңа күрә Зәй иң яхшы, кызыклы һәм перспективалы урын булсын өчен, яшьләр өчен нәрсә кирәклеген аңлап эшлибез. Бүген без укуда, иҗатта, спортта зур өметләр баглаган районыбыз яшьләре белән хаклы рәвештә горурланабыз. Тормышта уңышларга ирешүгә сезгә өлкән буын үрнәге, аның тәҗрибәсе һәм зирәклеге ярдәм итсен. Нәкъ менә сезгә республика файдасына игелекле эшләр эстафетасын дәвам итәргә кирәк. Үз алдыгызга зур максатлар куюдан курыкмагыз, бер-берегезгә ярдәм итегез, алга барыгыз һәм үз хыялларыгызны тормышка ашырыгыз!