Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Зәй муниципаль районы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Район турында
Зәй муниципаль районы башлыгы
Идарә органнары
Авыл җирлекләре
Район составындагы муниципаль берәмлекләр
Район геральдикасы
Районының күренекле шәхесләре
Хезмәткә хөрмәт
Депутатлар корпусы
Район тормышы
Шәһәр һәм район хезмәт күрсәтү оешмалары
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципаль заказ
Муниципаль контроль
Кулланучыларның хокукларын яклау
Бюджет
Кадрлар политикасы
Коррупциягә каршы көрәш
Советлар, комиссияләр
ДОКУМЕНТЛАР
Статус документлары
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаштыручы документлар
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаучы документлар
Шәһәр һәм район башкарма комитеты җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Рәсми мәгълүмат
Фоторепортажлар
Зәй муниципаль районы башлыгы блогы
Районның массакүләм мәгълүмәт чаралары
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Капма-каршы бәйләнеш
Сайтны алып бару
Муниципаль районнар
Зәй муниципаль районы
Эш башлаучы фермерларга ярдәм итүгә грантлар бирү өчен проектлар сайлап алу конкурсына йомгаклар ясалды
2020 елның 16 июне, сишәмбе
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы эш башлаучы фермерларга ярдәм итүгә грантлар бирү өчен крестьян (фермер) хуҗалыклары проектларын сайлап алу конкурсына йомгаклар ясау турында хәбәр итә. Грантларның гомуми суммасы 250 млн. сум тәшкил итте. Конкурска гариза биргән 136 крестьян (фермер) хуҗалыгыннан 63 КФХ бүленгән акчалар лимиты кысаларында грантка ия булдылар. Эш башлаучы фермерларга ярдәм итү өчен өстәмә акчалар бүлеп бирү тәртибенең 3.12 пункты нигезендә 2020 елда тагын 45 КФХ өстәмә конкурс үткәрмичә генә грант алачак. Җиңүчеләрнең тулы исемлеге белән Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының рәсми сайтында сылтама буенча танышырга мөмкин. Грант алучыларның күпчелеге терлекчелек юнәлешендәге проектларны гамәлгә ашырачаклар: сөтчелек фермалары, эре мөгезле терлекләрне симертү, кошчылык, ат үрчетү, сарыкчылык, балыкчылык буенча, шулай ук җиләк-җимеш культуралары һәм яшелчә үстерү проектлары да бар. Грантлар техник-икътисадый нигезләү нигезендә максатчан чыгымнарны финанслашу шартларында эш башлаучы фермерларга ярдәм итү өчен бирелә. Грантларның күләме, КФХның үз акчаларын һәм аның чыгымнар планын исәпкә алып, конкурс комиссиясе тарафыннан билгеләнде. «Соңгы елларда авыл хуҗалыгы җитештерүен автоматлаштыру һәм авыр кул хезмәтен техника белән алыштыру исәбенә авыл хуҗалыгында, аерым алганда, агросәнәгать комплексы оешмаларында эшләүчеләр саны кими бара. Шуңа бәйле рәвештә, аларны эшкә урнаштыру, эш белән тәэмин итү, керем белән тәэмин итү проблемасы барлыкка килә, шуларны хәл итү өчен республикада үзара бәйле чаралар комплексы эшләнде. Эш башлаучы фермерларга ярдәм итү программасы авыл җирендә яшәүчеләрнең тормыш дәрәҗәсен яхшыртуга, авыл халкын эш белән тәэмин итүгә, авылда яшьләрнең эшлекле активлыгын күтәрүгә, авыл тормыш рәвешен саклап калуга юнәлдерелгән. Бу кешеләр киләчәктә үзләрен тулысынча авыл тормышына багышларга телиләр, без дә аларга ышандык, сайлап алынган проектларны тормышка ашыруда уртак уңышлы эшләр телибез», - дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ришат Хәбипов. Министрлык эш башлаучы фермерлар тарафыннан акчаларның максатчан тотылышын контрольдә тотачак.
Матбугат хезмәте
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
8
май, 2026 ел
Зәйдә Җиңү көненә багышланган җиңел атлетика эстафетасы узды
Бүген Зәйдә 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 81 еллыгына багышланган традицион җиңел атлетика эстафетасы узды.
Балалар бакчасында - «Эколог көне»
«Миләшкәй» балалар бакчасының уртанчылар төркемендә «Эколог көне» дип аталган ачык дәрес узды.
«Зәй-2» Яшьләр үзәгендә тәрбияләнүчеләр «Хәтер шәмнәре» кабызды
Бөек бәйрәм - Җиңү көне алдыннан зәйлеләрнең үсеп килүче буыны “Хәтер нуры” бөтенроссия акциясенә кушылды.
Зәйдә Җиңү байрагын күтәрделәр
Зәйдә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 81 еллыгын бәйрәм итү уңаеннан Җиңү байрагын күтәрү тантанасы булды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз