Зәйдә Азат итүче сугышчыга яңа һәйкәл куелды

2020 елның 6 мае, чәршәмбе

5 май көнне Җиңү бульварында Азатлык китерүче солдат яңа һәйкәле куелды. Яңа һәйкәл янгынга чыдам материалдан - полимердан эшләнгән. Солдатның биеклеге - 6 метр. Бу - Бөек Ватан сугышында җиңүнең 75 еллыгына багышланган скульптура. 9 майда яңа коронавирус инфекциясе таратуны булдырмау максатыннан, илдә кертелгән чаралар нәтиҗәсендә, яңа һәйкәл янында массакүләм чаралар үткәрелмәячәк.  Җиңү көнендә һәйкәлгә чәчәкләрне район җитәкчелеге салачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International