3 февраль көнне Ашыт авылында гомер итүче Мөхәммәдиева Нәсимә Габдрахман кызы үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Юбилярны котларга район Башкарма комитетының мәдәният идарәсе җитәкчесе урынбасары Резидә Гомәрова, Түбән Биш авыл җирлеге башлыгы Дамир Насретдинов, район мәдәният йорты автоклуб хезмәткәрләре, туганнары, якыннары килгән иде. Тыл ветеранына РФ Президенты Владимир Путин исеменнән котлау открыткасы һәм район башлыгы Разиф Кәримов исеменнән истәлекле бүләк тапшырылды. Автоклуб хезмәткәрләре юбиляр янында күңелле концерт программасы белән чыгыш ясадылар.