Зәйлеләр Великие Луки шәһәре янындагы сугышта һәлак булганнарны җирләүгә багышланган митингта катнаштылар

2020 елның 3 феврале, дүшәмбе
31 гыйнварда Зәй музее хезмәткәрләре Великие Луки шәһәре янындагы сугышта һәлак булган 80 нче чаңгы батальонының 18 сугышчысы һәм 1 политругын тантаналы җирләүгә багышланган митингта катнаштылар. Бу көнне Түбән Камада соңгы сугышны реконструкцияләү күрсәтелде. Реконструкциядә безнең зәйлеләр һәм Милли музей хезмәткәрләре катнашты. В.М. Никифоровка, «Гвардия» сугышчан патриотик клубына мондый мөһим вакыйгада катнашу мөмкинлеге биргән өчен зур рәхмәт.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International