Зәйлеләр Владимир Высоцкийны искә алдылар

2020 елның 1 феврале, шимбә
31 гыйнвар көнне 4-нче мәктәп укучылары һәм шәһәр халкы өчен Энергетик мәдәният сараенда Владимир Высоцкий истәлегенә багышланган "Ул сугыштан кайтмады" дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә узды. Кичә барышында кунаклар артистның иҗаты белән таныштылар, аның башкаруындагы җырлар һәм шигырьләр ишеттеләр. Чара "Очрашу урынын үзгәртергә ярамый" фильмыннан өзек күрсәтү белән тәмамланды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International