Зәйдә парашют спорты мастеры белән очрашу үтте

2020 елның 31 гыйнвары, җомга

Биеклеккә чыгарга һәркем хыяллана, әмма кыюлык бөтен кешедә дә җитми. Тамара Ивановна Суркина - парашют спорты мастеры. Яшьләр үзәгендә тәрбияләнүчеләр белән очрашуда ул әлеге сокландыргыч мавыгуның серләре белән уртаклашты. Тамара Ивановна 2165 сикерүдә катнашкан, 20 ел парашют-десант хезмәткәре булып эшләгән. Очрашу вакытында балаларга Тамара Ивановна парашют спорты төрләре, Зәйдән Владивостокка кадәр сәяхәтләр турында сөйләде һәм үзенең кичерешләре белән уртаклашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International