27-31 гыйнварда Түбән Кама шәһәрендә Бөек Ватан сугышында җиңүнең 75 еллыгына һәм ТАССР төзелүнең 100 еллыгына багышланган «Хәтер маршы - 2020» кышкы яшьләр походы уза. Зәй районы «Гвардия» хәрби-патриотик һәм эзләнү клубы һәм «Форпост» МБУ вәкилләре «Хәтер маршы»нда актив катнаштылар. Ул Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы белән берлектә, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы ярдәмендә, «Отечество» берләшмәсе төбәк иҗтимагый яшьләр оешмасы тарафыннан оештырылды.