Аксар мәдәният йортында «Безгә тынычлык сакларга васыять ителгән» дигән район фестиваленең беренче концерты узды

2020 елның 30 гыйнвары, пәнҗешәмбе

2020 елның 29 гыйнварында Аксар мәдәният йортында Россия Федерациясендә Җиңүнең 75 еллыгы һәм Татарстан Республикасында ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан Хәтер һәм Дан елына багышланган «Безгә тынычлык сакларга васыять ителгән» район үзешчән иҗаты фестивале кысаларында беренче концерт булды. Фестиваль концерты мәдәният йорты һәм авыл китапханәсе хезмәткәрләрен генә түгел, ә балалар бакчасында тәрбияләнүчеләрне һәм хезмәткәрләрне, мәктәп укучыларын һәм педагогларны, Аксар авыл җирлеге хезмәткәрләрен, җирле халыкны да бер иҗади коллективка берләштерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International