Бүген Зәй район эксплуатация - газ хезмәте оешмасында район Башкарма комитеты җитәкчесе И.Ф. Хафизов катнашында хезмәт коллективы җыелышы узды. Илнар Фәнил улы катнашучыларны районның 2019 елда социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләре һәм 2020 елга бурычлары белән таныштырды. Хәзерге вакытта халыкны һәм районың сәнәгать һәм коммуналь - көнкүреш предприятиеләрен авариясез һәм өзлексез тәэмин итү өчен, Зәй район эксплуатация-газ хезмәте җавап бирә, ул «Газпромтрансгаз Казан» ҖЧҖнең «Түбән Камагаз»эксплуатация-җитештерү идарәсе составына керә. 2019 елда предприятие хезмәткәрләренең санын 80 кеше тәшкил иткән. Узган ел предприятие алдында түбәндәге бурычлар торды: газүткәргечләргә һәм газ җиһазларына капиталь ремонт үткәрү, абонентларның йорт эчендәге газ җиһазларына техник хезмәт күрсәтү, газ үткәргечләрнең һәм газ җиһазларының техник торышына диагностика ясау һәм бәя бирү. Барлык куелган бурычлар да тулы күләмдә үтәлгән. Шулай ук Зәй РЭГСы башлыгы В.С. Дуболазов үзенең чыгышында 2020 елга бурычлар билгеләде. Очрашу барышында шәһәр һәм районның структур бүлекчәләре җитәкчеләре хезмәткәрләрнең сорауларына җавап бирделәр. Киңәшмәгә йомгак ясап, район Башкарма комитеты җитәкчесе И.Ф. Хафизов хезмәт коллективына һәм Зәй РГЭСы җитәкчелегенә табигый газ белән тәэмин итүдә тотрыклы эш теләде. Очрашу ахырында газ хуҗалыгы өлкәсендә озак еллар нәтиҗәле хезмәте өчен, газ хуҗалыгында авария - торгызу эшләре көйләүчесе Петухов Вячеслав Гиоргиевич һәм газ җиһазларын эксплуатацияләү һәм ремонтлау буенча көйләүче Рыжова Людмила Николаевнага район Башкарма комитеты җитәкчесенең Рәхмәт хатлары тапшырылды.