Яңа Спас авыл җирлегендә халык җыены узды

2020 елның 29 гыйнвары, чәршәмбе
Бүген Яңа Спас авыл җирлегендә район башлыгы урынбасары В.Г. Акатьев катнашында халык җыены узды. Валерий Григорьевич катнашучыларны районның 2019 елда икътисади үсеше, 2020 елда гамәлгә ашырылачак яңа планнар һәм проектлар белән таныштырды. Яңа Спас авыл җирлеге башлыгы А.С. Быля узган елга йомгак ясады һәм 2020 елга планнар билгеләде. Шулай ук авыл хуҗалыгына, авыл җирлекләрендәге оператив хәлгә һәм районның сәламәтлек саклау өлкәсенә кагылышлы мәсьәләләр каралды. Авылның иҗтимагый тормышында актив катнашканнары өчен, Яңа Спас авыл җирлеге Советы депутаты Волков Юрий Васильевич, кече Бусрәк авылы старостасы Пантявина Людмила Николаевна район башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр. Яңа Спас авыл җирлеге башлыгы Рәхмәт хатлары белән Яңа Спас авыл мәдәният йорты һәм китапханә коллективлары һәм авыл җирлегенең актив кешеләре Старостина Любовь Николаевна, Будрин Владимир Канонович, Табачников Владимир Иванович бүләкләнделәр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International