Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Зәй муниципаль районы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Район турында
Зәй муниципаль районы башлыгы
Идарә органнары
Авыл җирлекләре
Район составындагы муниципаль берәмлекләр
Район геральдикасы
Районының күренекле шәхесләре
Хезмәткә хөрмәт
Депутатлар корпусы
Район тормышы
Шәһәр һәм район хезмәт күрсәтү оешмалары
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципаль заказ
Муниципаль контроль
Кулланучыларның хокукларын яклау
Бюджет
Кадрлар политикасы
Коррупциягә каршы көрәш
Советлар, комиссияләр
ДОКУМЕНТЛАР
Статус документлары
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаштыручы документлар
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаучы документлар
Шәһәр һәм район башкарма комитеты җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Рәсми мәгълүмат
Фоторепортажлар
Зәй муниципаль районы башлыгы блогы
Районның массакүләм мәгълүмәт чаралары
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Капма-каршы бәйләнеш
Сайтны алып бару
Муниципаль районнар
Зәй муниципаль районы
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы АПК өлкәсендә фәнни тикшеренүләр һәм эшләнмәләр арасында конкурс игълан итә
2020 елның 29 гыйнвары, чәршәмбе
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы агросәнәгать комплексы өлкәсендә фәнни тикшеренүләргә һәм эшләнмәләргә грантлар алу өчен конкурста катнашуга заявкалар кабул итә башлавы турында хәбәр итә. Грантның иң чик югары күләме 10 млн сумга җитә. Татарстан Республикасының агросәнәгать комплексын үстерү өчен проектлар сайлап алуның төп критерийларына килгәндә, алар түбәндәгеләрне эшләүгә һәм гамәлгә ашыруга юнәлдерелгән булырга тиеш: - уңдырышлылыкны һәм продуктивлыкны арттыру максатында үсемлекләрнең яңа сортларын чыгару һәм хайваннарның яңа токымнарын үрчетү технологияләрен; - авыл хуҗалыгы җитештерүен интенсификацияләү өчен яңа ысуллар һәм материаллар (препаратлар, ашламалар, җайланмалар) һәм технологияләрен; - авыл хуҗалыгы чималын тирәнтен эшкәртү технологияләрен; - энергия ресурсларын саклау механизмнарын; - агробизнесның икътисадый нәтиҗәлелеген арттыру өчен идарә системаларын һәм оештыру чараларын. Комиссия тарафыннан шулай ук проектның үзенчәлекле, инновацион характерда булуы, грант кысаларында финанслану тәмамланганнан соң да аның перспектив дәвамлы булуы, соңгы нәтиҗәнең актуальлеге, аны практикада куллануның максатка ярашлы булуы һәм проектның Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгын үстерү өчен әһәмияте исәпкә алыначак. Проект икътисадый яктан отышлы һәм нәтиҗәле булырга тиеш (чыгымнарның һәм планлаштырылучы нәтиҗәнең чагыштырмасы), ул өстәмә акчалар җәлеп итәрлек булырга тиеш. Проектның гамәлгә ашырылуы да тикшереләчәк, кадрлар белән, шулай ук проектны гамәлгә ашыру өчен матди-техник тәэмин ителеш, бирелгән акчаларны тотуның нәтиҗәлелеге дә исәпкә алыначак. Грантка тәкъдим ителүче проектлар конкурс комиссиясе алдында PowerPoint форматында мультимедия презентациясе рәвешендә якланырга тиеш. Конкурс нигезендә сайлап алуда катнашу өчен заявкалар 2020 елның 29 гыйнварыннан 2020 елның 2 мартына кадәр кабул ителәчәк. Комиссия утырышын уздыру көне якынча 2020 елның 6 мартына билгеләнгән. Барлык кызыксындырган сораулар белән Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының фән, мәгариф һәм инновация эшчәнлеге бүлегенә мөрәҗәгать итәргә мөмкин, тел.: 8(843) 221-76-70, 221-76-88 (эчке: 8819). Конкурс нигезендә сайлап алу “Татарстан Республикасы бюджеты акчалары исәбенә агросәнәгать комплексына дәүләт ярдәме чаралары турында” Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2018 елның 26 гыйнварындагы 42 номерлы карары нигезендә уздырыла.
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
13
апрель, 2026 ел
Милли көрәш буенча ТР атказанган тренеры Азат Хәйруллин истәлегенә көрәш буенча беренчелек узды
11 апрельдә "Старт" спорт-сәламәтләндерү комплексында "Зәй" спорт мәктәбе тарафыннан милли көрәш буенча ТРның атказанган тренеры Хайруллин А.А. истәлегенә уздырылган беренчелек үтте.
"ЯШЬЛЕК " командасы — хоккей буенча ТР беренчелеге җиңүчесе
8-10 апрель көннәрендә «Олимп» ЛДСында (Мамадыш шәһәре) 2014 елгы командалар арасында хоккей буенча Татарстан Республикасы беренчелегенең финал этабы узды.
10
апрель, 2026 ел
Район башлыгы авыл хуҗалыгындагы эшләрнең барышы белән танышты
Бүген район башлыгы Разиф Кәримов авыл хуҗалыгы идарәсе, агрофирмалар, Россельхозцентр белгечләре белән көзге бодай кырларына минераль ашламалар кертүнең барышын тикшерделәр.
Район башлыгы Р. Г. Кәримовның Пасха бәйрәме белән котлавы
Кадерле зәйлеләр, хөрмәтле православие динендәгеләр!
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз