Зәйдә Азатлык китерүче солдат һәйкәленә чәчәкләр куелды

2020 елның 29 гыйнвары, чәршәмбе

27 гыйнварда Яшьләр эшләре һәм мәгариф идарәсе хезмәткәрләре Ленинград камалышын өзүгә 76 ел тулу уңаеннан, Азатлык китерүче солдат һәйкәле янында чәчәкләр кую тантанасында катнаштылар. «Бу безнең матур гадәтебез, ул балалар хәтерендә мәңгегә калачак. Чараның максаты - Бөек Ватан сугышы елларында сугышкан солдатларга хөрмәт күрсәтү, сугыш вакыйгалары һәм ветераннарның батырлыгын искә алу һәм саклау. Без үз тарихлары һәм ватаннары белән горурланучы чын патриотларны һәм гражданнарны тәрбияләргә бурычлы», - диде «Форпост» директоры Алексей Васильевич Алексеев үзенең чыгышында.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International