Зәй почтамтында район Башкарма комитеты җитәкчесе И.Ф. Хафизов катнашында 2019 елгы эш нәтиҗәләре буенча хисап җыелышы узды. Илнар Фәнил улы Хафизов коллективны 2019 елда Зәй муниципаль районының социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләре һәм 2020 елга бурычлар белән таныштырды. «Татарстан почтасы» федераль почта элемтәсе идарәсенең Зәй почтамты башлыгы- «Россия Почтасы» АҖ башлыгы И.В. Карпова Зәй почтамтының 2019 елда хуҗалык-икътисади эшчәнлеге нәтиҗәләре һәм 2020 елга бурычлары турында сөйләде. Шулай ук профсоюз комитеты рәисе Н.А. Пиянзина һәм «Татарстан почтасы» - «Россия Почтасы» АҖ мәгълүмат технологияләре буенча директор урынбасары Р.Р. Галимовның чыгышлары тыңланды. Зәй почтамты Зәй һәм Сарман районнарының барлык торак пунктларына да хезмәт күрсәтә, 40 почта элемтәсе бүлеге һәм 2 почта элемтәсе пунктын үз эченә ала. Зәй районында 23 почта элемтәсе бүлеге эшли, шуларның 5се - шәһәр бүлекчәләре, 18е - авыл җирлекләре һәм Сарман районында - 1 шәһәр почта элемтәсе бүлеге, 16 авыл почта элемтәсе бүлеге хезмәт күрсәтә . Эшчеләр саны-273 кеше. Почта бүлекләре аша пенсияләр, пособиеләр, шулай ук басмаларга язылу һәм язма корреспонденция алып барыла. Басма корреспонденция газеталарда чыккан көнне китерелә. Почта элемтәсе бүлегендә коммуналь хезмәтләрнең барлык төрләрен, банк кредитын түләргә, подписка рәсмиләштерергә, лотерея, тимер юл билетларын, шулай ук халык кулланышы товарларын сатып алырга мөмкин. 2020 елга үсешнең перспектив планнарына түбәндәгеләр кертелгән: күрсәтелә торган хезмәтләрнең сыйфатын яхшырту, почта челтәрен саклап калу, аз торак пунктларда почта бүлекләре ябылуга юл куймау һәм башкалар. Җыелыш ахырында бүләкләү тантанасы булды. Зәй муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең Рәхмәт хаты белән Мыслевцов Александр Васильевич - комплекслы хезмәт күрсәтү буенча эшче, Жунусова Клара Очил кызы – Яңа Спасс почта элемтәсе бүлеге хат ташучысы, профсоюз комитеты рәисе исеменнән Рәхмәт хаты белән Сарман почта элемтәсе бүлеге башлыгы Шәрипова Әлфия Хәмидулла кызы, үзәк почта элемтәсе бүлеге башлыгы Сәләхова Ильмира Фәнил кызы, машина йөртүче Максимов Денис Владимирович бүләкләнделәр.