Кытай Халык Республикасында (КХР) яңа коронавирус белән бәйле вәзгыять уңаеннан, Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсенең Әлмәт, Зәй, Лениногорск, Сарман районнарындагы территориаль бүлеге, Зәй районында яшәүчеләр арасында яңа коронавирус китереп чыгарган авырулар таралуга юл куймау максатыннан, түбәндәге саклык чараларын үтәргә киңәш итә: Кытай Халык Республикасында (КХР) хәлне тотрыклыландырганга кадәр анда баруны планлаштырмаска; чит илләргә сәфәрләргә җыенганда андагы эпидемиологик хәлне ачыкларга; хайваннар, диңгез ризыклары сатыла торган базарларга кермәскә; термик эшкәртелгән азык, шешәле су гына кулланырга; зоопаркларга, хайваннарны җәлеп итеп үткәрелә торган мәдәни-массакүләм чараларга бармаска; сулыш органнарын саклау чараларын (битлекләр) кулланырга; кешеләр күпләп җыелган урыннарда һәм ашар алдыннан кулларны юарга; КХРдан кайтканнан соң 14 көн эчендә үз сәламәтлегеңне күзәтергә; Россия Федерациясе территориясендә медицина оешмаларына мөрәҗәгать иткән очракта, персоналга КХРда булу вакыты һәм урыны турында хәбәр итәргә.