Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Зәй муниципаль районы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Район турында
Зәй муниципаль районы башлыгы
Идарә органнары
Авыл җирлекләре
Район составындагы муниципаль берәмлекләр
Район геральдикасы
Районының күренекле шәхесләре
Хезмәткә хөрмәт
Депутатлар корпусы
Район тормышы
Шәһәр һәм район хезмәт күрсәтү оешмалары
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципаль заказ
Муниципаль контроль
Кулланучыларның хокукларын яклау
Бюджет
Кадрлар политикасы
Коррупциягә каршы көрәш
Советлар, комиссияләр
ДОКУМЕНТЛАР
Статус документлары
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаштыручы документлар
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаучы документлар
Шәһәр һәм район башкарма комитеты җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Рәсми мәгълүмат
Фоторепортажлар
Зәй муниципаль районы башлыгы блогы
Районның массакүләм мәгълүмәт чаралары
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Капма-каршы бәйләнеш
Сайтны алып бару
Муниципаль районнар
Зәй муниципаль районы
"Ленинградны коткару!"
2020 елның 29 гыйнвары, чәршәмбе
2020 ел - Бөек Ватан сугышында җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итү белән истәлекле вакыйга елы. Бөек Ватан сугышы, җиңү, каһарманлык һәм безнең халык тарихының фаҗигале сәхифәсе булган вакыйгаларны күз яшьләрсез искә алу мөмкин түгел. Шундый вакыйгаларның берсе 900 көн дәвам иткән Ленинград блокадасы. Ленинград өчен көрәш-икенче бөтендөнья сугышының хәлиткеч көрәшләренең берсе һәм ул үзенең дәвамлылыгы аркасында гына түгел, ә шәһәр сакчылары күрсәткән каһарманлык нәтиҗәсендә дә бөтендөнья тарихында аерым урын алып тора. Ватан тарихының истәлекле даталарын бәйрәм итү кысаларында, 2020 елның 28 гыйнварында "Шатлык" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре яшьләр эшләре идарәсе вәкилләре белән берлектә "Ялкын" балалар патриотик клубы базасында "Ленинградны коткару!" дип аталган мәгълүмати-танып-белү чарасы уздырды. Очрашу тарихи үткәнне аңлауга, гражданлык җаваплылыгы, үз иленең тарихына һәм мәдәниятенә хөрмәт, Ленинград блокадасы вакытында халкыбызның батырлыгы өчен горурлык хисләре тәрбияләүгә юнәлтелгән иде. Чара клуб музее белән танышудан башланды, анда балигъ булмаган социаль хезмәт алучылар Бөек Ватан сугышы вакыйгалары, бабаларыбызның батырлыгы, Ленинград халкының батырлыгы һәм түземлелеге турында күп кызыклы мәгълүмат белделәр. Балалар зур кызыксыну белән "Гвардия" эзтабарлар клубы җитәкчесе Никифоров Виктор Михайловичны тыңладылар, экспонатларны карап, сораулар бирделәр. Алар арасында каскалар, гранатлар, фляжкалар, сугышта катнашучыларның шәхси әйберләре бар. Болар барысы да балаларда зур кызыксыну уятты. Очрашу ахырында "Ялкын" балалар патриотик клубы җитәкчесе Хөснетдинов Ринат Зиннур улы клуб буенча экскурсия оештырды. Яшьләр белән эшләү буенча белгечләр балалар өчен "Тынычлык күгәрчене" дигән мастер-класс үткәрделәр, һәр бала сугыштан әйләнеп кайтмаганнар истәлегенә кәгазь күгәрчен ясады.
Матбугат хезмәте
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
10
апрель, 2026 ел
Район башлыгы авыл хуҗалыгындагы эшләрнең барышы белән танышты
Бүген район башлыгы Разиф Кәримов авыл хуҗалыгы идарәсе, агрофирмалар, Россельхозцентр белгечләре белән көзге бодай кырларына минераль ашламалар кертүнең барышын тикшерделәр.
Район башлыгы Р. Г. Кәримовның Пасха бәйрәме белән котлавы
Кадерле зәйлеләр, хөрмәтле православие динендәгеләр!
«Җир - безнең уртак йортыбыз»
Аксар төп гомуми белем бирү мәктәбенең 1 һәм 3 сыйныф укучылары өчен «Җир — безнең уртак йортыбыз» девизы астында экологик чара үткәрелде.
Зәйдә район һәм шәһәр Советлары утырышлары узды
Бүген хакимият бинасының зур залында бишенче чакырылыш Зәй муниципаль районы Советының җиденче утырышы һәм бишенче чакырылыш Зәй муниципаль шәһәре Советының алтынчы утырышы узды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз