Зәйдә «Безгә тынычлыкны сакларга васыять ителгән» фестиваленең беренче концерты узды

2020 елның 29 гыйнвары, чәршәмбе
Зәй муниципаль районында шәһәр предприятиеләре, оешмалары, учреждениеләре арасында «Безгә тынычлыкны сакларга васыять ителгән» шәһәр үзешчән иҗат фестивале башланды. Ул Россия Федерациясендә Җиңүнең 75 - еллыгы һәм Татарстан Республикасында Татарстан АССР төзелүгә 100 ел тулу уңаеннан Хәтер һәм Дан елына багышланган. Фестиваль Совет халкының Бөек Ватан сугышында батырлыгын хәтердә саклау, туган республикабызга мәхәббәт, гражданлык җаваплылыгы, ватанпәрвәрлек һәм Ватаныбыз өчен горурлык хисләре тәрбияләү максатыннан үткәрелә. 2020 елның 28 гыйнварында «Энергетик» мәдәният йортында Мәдәният идарәсе шәһәр үзешчән иҗат фестиваленә старт бирде. Фестивальдә “Энергетик” Мәдәният сарае, Зәй балалар музыка мәктәбе, Сөббух Рәфыйков исемендәге Зәй үзәк китапханәсе, Район мәдәният йорты, Шәһәр мәдәният йорты, Зәй туган як тарихын өйрәнү музее катнашты. Чарада сәламләү сүзе белән Зәй муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Илнар Хафизов чыгыш ясады. Мәдәният учреждениеләре хезмәткәрләре һәм төрле коллективларда шөгыльләнүче балалар тамашачыны матур, истә калырлык чыгышлары белән сөендерделәр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International