Дүрт-Мунча авыл җирлегендә халык җыены узды

2020 елның 28 гыйнвары, сишәмбе
Бүген Зәй муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе И.Ф. Хафизов катнашында Дүрт-Мунча авыл җирлегендә халык җыены узды. Район Башкарма комитеты җитәкчесе Илнар Фәнил улы Хафизов авыл халкын районның 2019 елда социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләре һәм 2020 елга бурычлары белән таныштырды. 2019 елда башкарылган эшләр турындагы отчет белән Дүрт-Мунча авыл җирлеге башлыгы Радик Тәкъсинович Ситдыйков чыгыш ясады. Шулай ук аерым хезмәтләрнең чыгышлары тыңланды. Җыен бүләкләү тантанасы белән тәмамланды. Озак еллар нәтиҗәле хезмәте өчен һәм 80 яшь тулу уңаеннан Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районы башлыгының Рәхмәт хаты һәм ТАССРның 100 еллыгына багышланган истәлек билгесе белән Смирнов Георгий Фомич бүләкләнде. Дүрт-Мунча авыл җирлегенең иҗтимагый тормышында актив катнашканнары өчен, Зәй муниципаль районы башлыгының Рәхмәт хаты белән Исрафилова Гөлфия Заһир кызы, Антонов Юрий Васильевич, Ермаков Юрий Егорович, Михайлов Валентин Михайлович бүләкләнделәр. Дүрт-Мунча авыл җирлеге тормышында актив җәмәгать эшчәнлеге өчен, Зәй муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең Рәхмәт хаты Шишкин Вячеслав Григорьевич һәм Иванов Сергей Владимировичка тапшырылды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International