Бүген район Башкарма комитеты җитәкчесе И.Ф. Хафизов һәм Зәй шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе А.В.Петров катнашында «Татэнергосбыт» АҖ филиалы Зәй клиентларга хезмәт күрсәтү офисы - "Челтәр компания" ААҖ филиалы - Түбән Кама электр челтәрләренең Кама бүлеге һәм Зәй район электр челтәрләре хезмәт коллективлары җыелышы узды. Җыелышта шулай ук Түбән Кама электр челтәрләре башлыгы урынбасары Е.Ю. Демидов катнашты. И. Ф. Хафизов 2019 елда районның социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләре һәм 2020 елда гамәлгә ашырылачак яңа планнар һәм проектлар турында сөйләде. Узган елда башкарылган эшләр, яңа максатлар һәм агымдагы елга бурычлар турында Зәй электр челтәрләре башлыгы О.А. Лукин, «Татэнергосбыт» АҖ филиалы Зәй офисы башлыгы Р. Х. Хаҗипов чыгыш ясады. Очрашу ахырында озак еллар намуслы хезмәте өчен, «Татэнергосбыт» АҖ филиалының Зәй офисы техник – кассиры Медведева Ирина Сергеевна, физик затлар белән эшләү буенча кече белгеч Смирнова Людмила Александровна, Түбән Кама электр челтәрләренең Зәй РЭСы инженеры Шәйхетдинова Эльвира Рамгис кызы, Түбән Кама электр челтәрләренең Зәй РЭСы бүлгеч челтәрләрен эксплуатацияләү буенча электромонтеры Акдигитов Валерий Александрович Зәй муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр.