Зәй районында юбилярларны котладылар

2020 елның 27 гыйнвары, дүшәмбе

25 гыйнвар көнне район мәдәният йорты автоклубы хезмәткәрләре Югары Пәнәче, Түбән Биш һәм Шунак авылларында яшәүче юбилярларны котладылар. Бу көнне Гатина Накия Гали кызы, Краснов Алексей Семенович һәм Полякова Татьяна Васильевнага 90 яшь тулды. Юбилярларны муниципаль район башлыгы исеменнән Советның гомуми бүлеге башлыгы Гөлшат Рәшит кызы Хәмидуллина котлады. Ул РФ Президенты исеменнән котлау хатын укыды һәм район башлыгы Разиф Гали улы Кәримов исеменнән бүләк тапшырды. Ветераннар хөрмәтенә автоклуб хезмәткәрләре башкаруындагы матур  җырлар яңгырады. Авыл җирлекләре башлыклары изге теләкләрен җиткерделәр, сәламәтлек һәм озын гомер теләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International