Бүген Зәй шәһәренең «Яшьлек» боз сараенда Ринат Шәех улы Фәрдиев истәлегенә көрәш буенча Бөтенроссия ярышлары ачылды. Ярышларда Татарстан Республикасының 23 районыннан һәм Россия Федерациясенең 12 төбәгеннән 240 спортчы катнаша. Ачылу тантанасында Зәй муниципаль районы башлыгы Кәримов Разиф Гали улы, алтынчы чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, "ТатРИТЭКнефть" ТПП директоры Нефедов Николай Валерьевич, Ринат Шәех улының бертуган абыйсы, "Челтәр компания" се ачык акционерлык җәмгыяте генераль директоры, районның баш инвесторы, Зәй муниципаль районының Мактаулы гражданины Фәрдиев Илшат Шәех улы, Татарстан Республикасы спорт министрлыгы вәкиле – Гатауллин Айрат Мөдәрис улы, Россия көрәш федерациясенең спорт директоры Галиев Илнар Марсель улы, Татарстан Республикасының көрәш федерациясе башкарма директоры – Хәйруллин Равил Гарифулла улы, ярышларның баш хөкемдары, Россия Федерациясенең атказанган тренеры – Фәйзуллин Рәкыйп Нәҗип улы катнашты. "Татарстан Республикасы Физик культура һәм спортны үстерүдәге казанышлары өчен" мактау билгесе белән, милли көрәш буенча спорт мастеры Сәхәбетдинов Раиф Фаиз улы һәм спорт ветераны Минһаҗев Мансур Хәниф улы бүләкләнделәр. Татарстан Республикасы спорт министрлыгының Мактау грамотасы белән спорт ветераны Йосыпов Әлфис Сафа улы бүләкләнде. Россиядә көрәш спорт төрен үстерүгә зур өлеш керткәне өчен, Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районы башлыгы Кәримов Разиф Гали улы Россия көрәш федерациясенең Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Күпьеллык намуслы хезмәте һәм милли көрәш үсешенә зур өлеш кертүе өчен, шулай ук 70 яшь тулу уңаеннан Россия көрәш федерациясе киңәшчесе Комаров Мәгъсүд Гыйләҗ улы Россия көрәш федерациясенең Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Россиядә көрәшне үстерүгә керткән өлеше өчен, 2 дәрәҗә медаль 1 категорияле судья Ваккасов Маннерахман Фаляхетдин улына тапшырылды. "Көрәш" милли спорт төрен үстерүгә лаеклы өлеш керткәне өчен, алтын билге белән Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районы башлыгы Кәримов Разиф Гали улы бүләкләнде. Татарстан Республикасы Көрәш федерациясенең истәлекле сәгатьләре белән Комаров Мәгъсүд Гыйләҗ улы-Россия көрәш федерациясе киңәшчесе һәм милли көрәш буенча спорт мастеры Сәхәбетдинов Раиф Фәиз улы бүләкләнделәр.