Зәй муниципаль районы мәдәният идәрәсенең кече коллегиясе узды

2020 елның 22 гыйнвары, чәршәмбе

22 гыйнвар көнне "Энергетик" мәдәният сараенда Зәй муниципаль районы мәдәният идәрәсенең кече коллегиясе булып узды. Коллегияда район Башкарма комитеты җитәкчесе Илнар Фанил улы Хафизов катнашты. Мәдәният идәрәсе башлыгы С.Ю.Ревина "Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районы мәдәният идәрәсең 2019 елдагы эшчәнлеге нәтиҗәләре турында"доклад белән чыкты. Коллегиядә мәдәният учреждениеләре директорлары да чыгыш ясады. Зэй муниципаль районының мәдәният өлкәсе ветераннары Мөхәмов Г.М. hәм Сибгатуллина Т.М. дәүләт бүләкләре - "ТАССР төзелүгә 100 ел" медалләре белән бүләкләнделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International