22 гыйнвар көнне Бигеш авыл җирлегендә Зәй муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе И.Ф. Хафизов катнашында халык җыены узды. Анда 2019 елда Зәй муниципаль районының социаль-икътисадый үсеше йомгаклары һәм 2020 елга бурычлары, 2019 елда Бигеш авыл җирлегенең социаль-икътисадый үсеше йомгаклары һәм 2020 елга бурычлары, 2019 елда авыл хуҗалыгы өлкәсен үстерү йомгаклары һәм 2020 елга бурычлары һәм авыл җирлегендә оператив хәл турында чыгышлар тыңланды. Җыен бүләкләү тантанасы белән тәмамланды. Зәй муниципаль районы Бигеш авыл җирлеге тормышында һәм төзекләндерүдә актив катнашканнары өчен, район башлыгы Рәхмәт хатын Усманова Вера Александровна, Биктимерова Рәмилә Тимергазыйм кызы, Мәликова Айгөл Халит кызы, Шаһиева Разия Фәхразый кызы, Гарасимов Олег Александрович, Яруллин Разиф Раиф улы алды. Зәй муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Рәхмәт хатлары Гыйльмуллин Шәриф Нәгыймулла улына, авылда демографик хәлне яхшыртканнары өчен, Мифтиевлар гаиләсенә тапшырылды. Авыл җирлегендә мәдәни эшчәнлекне оештыруда актив катнашканы өчен авыл җирлеге башлыгының Рәхмәт хаты белән Нуретдинов Фәнис Әксән улы бүләкләнде.