Район башлыгы Р.Г. Кәримов «Завод ТЕХНО» ҖЧҖ филиалы хезмәт коллективы белән очрашты

2020 елның 21 гыйнвары, сишәмбе

21 нче гыйнварда район башлыгы Р.Г. Кәримовның «Завод ТЕХНО» ҖЧҖ филиалы хезмәт коллективы белән традицион очрашуы узды. Очрашуда оешманың 2019 елгы эшчәнлегенә йомгак ясалды һәм 2020 елга планнар билгеләнде, хезмәт җитештерүчәнлеге, экология, хезмәтне саклау мәсьәләләре каралды. Район башлыгы предприятиенең хезмәт җитештерүчәнлеген 3% ка арттыруын, табигатьне саклау чаралары күрелүен, хәйрия эшчәнлеге кебек уңай моментларны да билгеләп үтте. Шулай ук экологик куркынычсызлык темасы да кузгатылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International