Район мәдәният йорты хезмәткәрләре Искечә Яңа елны каршы алдылар
2020 елның 14 гыйнвары, сишәмбе
2020 елның 13 гыйнварында район мәдәният йорты мәйданчыгында кече һәм урта мәктәп яшендәге балалар өчен саф һавада «Искечә Яңа елны каршы алабыз» дигән күңелле Яңа ел стартлары оештырылды. Балалар янына кунакка Кыш бабай һәм Кар кызы килде, алар балаларны Искечә Яңа елны күңелле уеннар һәм мавыктыргыч эстафеталар белән каршы алырга чакырдылар. Балалар барлык конкурсларда да бик теләп катнаштылар. Бәйрәм кунаклары барысына да уңышлар, сәламәтлек теләде. Чара ахырында Кыш Бабай балаларга баллы күчтәнәчләр таратты.
Район башлыгы Р. Г.Кәримов җитәкчелегендәге делегация составында махсус хәрби операция ветераннары, «Сугышчан туганлык» һәм ветераннар советы вәкилләре, район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Р. Н. Камаловада бар иде.