"Чанада узышу»

2020 елның 8 гыйнвары, чәршәмбе

Гыйнварның беренче көннәре саф һавада рәхәтләнеп күңел ачу өчен искиткеч һава торышы бүләк итте. 8 гыйнварда Иске Зәй микрорайонындагы үзәк чыршы янына музей хезмәткәрләре оештырган чанада узышу ярышларына беренче мәктәптән, Зәйнең үзәк өлешеннән һәм Казан шәһәреннән иң кыю, актив, шат күңелле балалар җыелды. Аларга ледянка, тюбинглар, катыргылар арасыннан иң тиз хәрәкәт итү чараларын ачыкларга кирәк иде. Балалар тауны төрле яктан сырып алган, һәркем тактика уйлап табарга омтыла. Берничә тапкыр төшү нәтиҗәсендә тизлек ягыннан ледянкада шуучы Аринага тиңнәр табылмады, ул берсүзсез җиңү яулады. Бу көнне музей хезмәткәрләре балалар һәм аларның әти-әниләре белән совет чоры уеннарын да уйнадылар, алар беркемне дә битараф калдырмады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International