«Бөтен гаилә белән музейга»

2020 елның 8 гыйнвары, чәршәмбе
Традиция буенча, гыйнварның беренче көннәрендә туган якны өйрәнү музеенда «Бөтен гаилә белән музейга» дигән гаилә абонементы уза. Бүген Казан һәм Зәй шәһәрләреннән килгән тамашачылар гадәти булмаган тарихи сәяхәткә чумдылар. Музей экспозицияләрен караганнан соң, кунакларга гаилә абонементында катнашырга тәкъдим ителде. Комда хәзинәләр казу, кылычтешле юлбарыслар һәм мамонтлар бизәү балаларга юкка чыккан хайваннар турында белергә ярдәм итте. Музей үзенең кызыклы экспонатлары белән балаларны әсир итте, һәм алар тиздән тагын килергә вәгъдә биреп киттеләр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International