Зәйдә наркотикларга каршы көрәш комиссиясе утырышы булды

2019 елның 28 декабре, шимбә

Бүген хакимиятнең кече залында наркотикларга каршы көрәш комиссиясе утырышы булды. Көн тәртибендәге беренче мәсьәлә -Россия Эчке эшләр министрлыгының Зәй районы буенча бүлегенең наркотикларның законсыз әйләнешенә каршы тору буенча эш алып барылуы. Мәгълүмат белән РФ Эчке эшләр министрлыгының Зәй районы буенча бүлеге башлыгы урынбасары - полиция башлыгы Алексей Симцов чыгыш ясады. Җәмгыятьтән изоляциясез хөкем ителүчеләрне реабилитацияләү өлкәсендәге эш торышы турында Россия Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсенең Зәй муниципальара филиалы башлыгы Андрей Иванов чыгыш ясады. Зәй муниципаль районында мәктәп яшендәге балаларны наркотикларга каршы профилактикалау турында Башкарма комитетның мәгариф идарәсе башлыгы Лилия Печина чыгыш ясады. Зәй муниципаль районында наркотикларга каршы комиссиянең 2020 елга эш планы белән Башкарма комитетның яшьләр эшләре буенча идарәсе башлыгы Бушуев Александр Сергеевич таныштырды. Утырышка наркотикларга каршы көрәш комиссиясе рәисе Разиф Гали улы Кәримов йомгак ясады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International