19 декабрьдә район башлыгы Разиф Гали улы Кәримов җитәкчелегендәге делегация Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләр Советының XIV съезды эшендә катнашты. Съезга Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе М. Ш. Шәймиев, республика Дәүләт Советы Рәисе Ф. Х. Мөхәммәтшин, Татарстан Премьер-министры А. В. Песошин, Татарстан Республикасы министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре, ТР Дәүләт Советы депутатлары, Татарстан Республикасы Президенты Аппараты һәм Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппаратының җаваплы хезмәткәрләре чакырылган иде. Съезда катнашучы 1300 кешенең 956сын делегатлар тәшкил итте. Алар арасында -Татарстан Республикасының барлык муниципаль берәмлекләре башлыклары бар иде. Съезда катнашырга шулай ук муниципаль район башлыклары урынбасарлары, башкарма комитет җитәкчеләре, җирле үзидарә органнары ветераннары, территориаль иҗтимагый үзидарә органнары, төрле конфессия вәкилләре, иҗтимагый берләшмә вәкилләре чакырылган иде. Программа буенча дәүләт һәм муниципаль хакимиятнең үзара хезмәттәшлеге, федераль һәм республика программаларын гамәлгә ашыру мәсьәләләре каралды, республиканың дәүләт хакимияте органнары һәм җирле үзидарә органнары белән бергә хәл итү өчен өстенлекле бурычлар билгеләнде.