Зәйдә юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү комиссиясе утырышы узды

2019 елның 17 декабре, сишәмбе
Бүген Зәй муниципаль районында район Башкарма комитеты җитәкчесе И. Ф.Хафизов, Россия Эчке эшләр министрлыгының Зәй районы буенча бүлеге башлыгы урынбасары - полиция башлыгы А. Н. Симцов, Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе башлыгы, полиция майоры Р. Г. Гарифуллин, авыл җирлекләре башлыклары, мәктәп директорлары һәм балалар бакчалары мөдирләре, оешма җитәкчеләре катнашында юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү комиссиясенең киңәйтелгән утырышы булды. Комиссия эшендә автотранспорт һәм автомобиль юлларын күзәтү, халыкара автомобиль ташуларын контрольдә тоту бүлеге башлыгы А.Г. Жаренков һәм Кама буе бүлеге белгечләре катнашты. Утырышта 2019 елның 11 аенда Зәй муниципаль районында юллардагы хәлләр һәм аварияләр турында, пассажирлар йөртүне оештыру эшенең торышы турында, автобусларда балаларны йөртү турында, белем бирү учреждениеләрендә юл хәрәкәте иминлеге буенча эшләрне оештыру, авыл җирлекләрендә юл хәрәкәте куркынычсызлыгын профилактикалау һәм башка мәсьәләләр каралды. Россия Эчке эшләр министрлыгының Зәй районы буенча ЮХИДИ бүлеге белән җирле үзидарә органнарының үзара хезмәттәшлеге, зыян күрүчеләр белән юл-транспорт һәлакәтләренең санын һәм юл-транспорт һәлакәтләре нәтиҗәсендә һәлак булучылар санын киметүче профилактик характердагы чаралар комплексын гамәлгә ашырырга мөмкинлек бирәчәк. Утырышка юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү комиссиясе рәисе И.Ф. Хафизов йомгак ясады.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International