Зәй муниципаль районы Советының өченче чакырылыш даими комиссияләре утырышы узды

2019 елның 17 декабре, сишәмбе
Бүген хакимиятнең кече залында район Советының өченче чакырылыш даими комиссияләре утырышы узды. Комиссия эшендә муниципаль район башлыгы урынбасары В.Г. Акатьев, район Советы депутатлары - даими комиссия әгъзалары, массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре, Совет аппараты һәм Башкарма комитетның җаваплы хезмәткәрләре катнашты. Утырышның көн тәртибенә 3 мәсьәлә кертелгән иде. Анда район башлыгы урынбасары В. Г. Акатьев, Зәй муниципаль районы Финанс-бюджет палатасы рәисе П. А. Байрашев, Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районы Советы депутаты, «Зәй муниципаль районының Мактаулы гражданы» исемен бирүгә тәкъдимнәрне карау буенча комиссия рәисе И. Р. Давыдов чыгыш ясады. Барлык карар проектлары да Зәй муниципаль районы Советының чираттагы утырышына чыгарылачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International