"Әниләргә рәхмәт юллыйбыз"

2019 елның 27 ноябре, чәршәмбе
Бүген Сөббух Рәфыйков исемендәге Үзәк китапханәдә, "Сөмбелә " клубы кысаларында "Әниләргә рәхмәт юллыйбыз" дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә узды. Әниләрне хөрмәтенә «Кыңгырау чәчәк» балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар чыгыш ясады. Китапханәчеләр кунакларны котлап, бәхет, сәламәтлек һәм иминлек теләде. Бу бәйрәмнең килеп чыгышына һәм башка илләрдә ничек билгеләп үтелүенә тукталдылар. Әниләргә багышлап шигырьләр , Тәслимә һәм Фәннур Миннекәевләр башкаруында матур җырлар яңгырады. Кунаклар бик теләп төрле уеннарда катнаштылар. Чара өчен оештырылган “Изге җанлы әниләр” дип исемләнгән китап күргәзмәсе бәйрәм бизәгенә әверелде. Китап- жуналлардан тыш анда укучыларыбызның кул эшләре дә урын алган иде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International