23 нче ноябрь көнне Биектау район үзәгендә гер спорты буенча СССРның һәм РСФСРның спорт остасы Таһир Биккинеев истәлегенә Республика турниры узды. Анда Зәйнең “Яшьлек” спорт мәктәбендә шөгыльләнүче укучылар да катнашты. Әхтәмова Фәйрүзә үз төркемендәге 8 спортчы арасында 1 урынны яулады.