Зәй халык мәшгульлеге үзәге юлламасы буенча эшсез җиде граждан “Төягеч йөртүче” һөнәре буенча гамәли дәресләр ала башлады. Дәресләрне кадрлар әзерләү буенча төбәк уку-укыту үзәге мөгаллимнәре үткәрә.Әлеге курс буенча уку 3 ай дәвам итә. Төп теоретик курсны үзләштерүдән тыш, тыңлаучылар төягечләр урнаштыру үзенчәлекләре һәм төягеч белән эшләгәндә куркынычсызлык кагыйдәләре белән дә танышачак. Җитештерү практикасын узганнан соң, квалификация имтиханы нәтиҗәләре буенча билгеләнгән үрнәктәге документ биреләчәк.