Район башлыгы чираттагы мәртәбә терлекчелек объектларын карап чыкты

2019 елның 11 сентябре, чәршәмбе
Бүген район башлыгы Разиф Кәримов, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе, агрофирмалар, ветеринария берләшмәсе белгечләре белән бергәләп, чираттагы мәртәбә авыл хуҗалыгы берләшмәләрендә йөреп, карап кайтты. Иң элек эш терлекчелек объектлары - “Югары Шепкә”, “Әхмәт”, “Куш-Елга”, “Дүрт-Мунча”, “Сәвәләй”, “Чыбыклы” товарлыклы-сөтчелек комплекслары, “Поручик” симертү комплексыннан башланды. Урыннарда сүз сөт җитештерүне арттыру, аның тулаем күләмен узган елгы дәрәҗәгә җиткерү мөһимлеге турында барды. Поручик симертү, “Югары Шепкә” сөтчелек комплексларында, бүгенгә бик акрын алып барыла торган, биналарны ремонтлау һәм үзгәртеп кору эшләре белән таныштылар. Эш өчен җаваплы затлар – “Агросила” АҖ һәм “ЭНКИ” төзелеш компаниясенә район башлыгы биналарда ремонт-төзелеш эшләрен тизләтү, тиешле күләмдә төзү материаллары белән тәэмин итү бурычы куйды. Белгечләр шулай ук малларны тукландыруны оештыру, сыерларны тоту, мал азыгының сыйфаты, гомумән азык базасы белән таныштылар. Район җитәкчесе, отчетта чагылдырып, барлык терлек азыгын исәпкә алу кирәклеген ассызыклады, комплекс башлыкларына, ферма мөдирләренә атна саен санитар көннәр үткәрүне, фермалар тирәсен тәртипкә китерүне йөкләде. Бер үк вакытта белгечләр шикәр чөгендерен җыеп алу барышы белән дә таныштылар. Бүген басуларда “Ропа” маркалы 11 чөгендер алу комбайны һәм 4 “Ропа-Маус” төягече эшли. 11 сентябрьгә 1975 гектарда чөгендер казылган, бу планның 21 процентын тәшкил итә. Барлыгы 95788 тонна татлы тамыразык казылган, гектардан уртача уңыш – 485 центнер. Шикәр заводы 170541 тонна чимал кабул иткән, шуның 78455 тоннасы – Зәй районы агрофирмаларыннан. Туфракны төп эшкәртү 25800 гектарда башкарылган. Бу башкарыласы эшнең 44 проценты дигән сүз. Төп эшкәртүгә паральлель төстә киләсе елда чөгендер чәчү өчен туфракның сөрү катламын тирәнәйтү дә алып барыла. Басуларда 40 агрегат эшли.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International