Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Зәй муниципаль районы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Район турында
Зәй муниципаль районы башлыгы
Идарә органнары
Авыл җирлекләре
Район составындагы муниципаль берәмлекләр
Район геральдикасы
Районының күренекле шәхесләре
Хезмәткә хөрмәт
Депутатлар корпусы
Район тормышы
Шәһәр һәм район хезмәт күрсәтү оешмалары
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципаль заказ
Муниципаль контроль
Кулланучыларның хокукларын яклау
Бюджет
Кадрлар политикасы
Коррупциягә каршы көрәш
Советлар, комиссияләр
ДОКУМЕНТЛАР
Статус документлары
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаштыручы документлар
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаучы документлар
Шәһәр һәм район башкарма комитеты җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Рәсми мәгълүмат
Фоторепортажлар
Зәй муниципаль районы башлыгы блогы
Районның массакүләм мәгълүмәт чаралары
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Капма-каршы бәйләнеш
Сайтны алып бару
Муниципаль районнар
Зәй муниципаль районы
Зәйлеләрне «Бала хокук дөньясында» дигән социаль видеороликлар конкурсында катнашырга чакыралар
2019 елның 5 сентябре, пәнҗешәмбе
Иң яхшы роликларның авторлары 20 мең сум күләмендә акчалата премияләр алачак. 10 сентябрьдән 20 ноябрьгә кадәр Татарстанда «Бала хокук дөньясында» («Бала хокук даирәсендә») мәгълүмати-социаль видеороликлар республика конкурсы узачак. Конкурс алтынчы ел рәттән, уку елы башында үткәрелә. Анда 6-30 яшьлек балалар һәм яшьләр катнаша. Балалар роликларны аерым да, төркем составында да, шулай ук иҗади коллективларда да тәкъдим итә алалар. Эш Бала хокуклары турындагы конвенциядә күрсәтелгән, балаларның төп хокукларына бер яки берничә нигез салучы хокукларга багышланган булырга тиеш. Видеороликта дөньяда, Россиядә яки Татарстанда балалар хокукларын яклау темасына багышланган проблема күтәрелергә тиеш. Видеороликның озынлыгы ике минуттан да артмаска тиеш. Эш жанры теләсә нинди булырга мөмкин. Бәйге өч этапта узачак. Беренче этап 10 сентябрьдә старт ала һәм 20 октябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Теләсә кайсы вариантта видеороликларны һәм гаризаларны Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил адресына җибәрергә кирәк. Һәр эш җибәрүчегә роликның алынган һәм ачык булуы турында хәбәр җиткерелә. Икенче этап-сайлап алу этабы, ул 21 октябрьдән 10 ноябрьгә кадәр узачак, бу вакытта жюри киләсе этапка роликларны сайлап алачак. Йомгаклау этабы 11-15 ноябрьдә узачак. Жюри видеороликларны сигез критерий буенча бәяләячәк. Нәтиҗәләр буенча рейтинг төзелә. Максималь балл җыйган ун ролик җиңүче булачак. Аларның авторлары диплом һәм 20 мең сум күләмендә акчалата премияләр алачак. Шулай ук социаль челтәрләрдә урнаштырылган видеороликка карата уңай шәрехләр саны буенча, агымдагы елның 15 ноябреннән дә соңга калмыйча тамашачылар симпатиясе призы иясе билгеләнә. Тамашачылар симпатиясе призы иясе, диплом һәм 10 мең сум күләмендә акчалата премия белән бүләкләнә
Матбугат хезмәте
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
28
апрель, 2026 ел
Зәйдә Бөек Ватан сугышы ветеранын якынлашып килүче Җиңү көне белән котладылар
9 Май бәйрәме алдыннан район башлыгы Р.Г. Кәримов Бөек Ватан сугышы Ветераны Леонид Яковлевич Мачтаков белән очрашты.
Татарстанда яшәүче 13 мең кеше 2025 елда бер тапкыр түләнә торган пенсия тупланмаларын алды
Пенсия тупланмалары аз күләмдә тупланган гражданнар яки кирәкле стажы һәм пенсия коэффициентлары булмаган кешеләр пенсия тупланмаларын бер тапкыр түләү ысулы белән алу хокукына ия.
Чернобыль атом электр станциясендәге һәлакәт нәтиҗәләрен бетерүдә катнашкан гражданнар өчен 1,4 меңнән артык татарстанлы социаль ярдәм чаралары ала
Татарстан Республикасында 2026 елның апреленә 1473 кеше Чернобыль АЭСында булган һәлакәтне бетерүдә катнашучылар, әлеге һәлакәт нәтиҗәсендә инвалидлык алган гражданнар өчен билгеләнгән социаль ярдәм чараларыннан файдалана.
27
апрель, 2026 ел
Махсус балалар-үзенчәлекле алым: Зәйдә "Күңел халәте-сәламәтлекләре чикле балаларга ярдәм" проекты кысаларында чара узды
25 апрельдә балалар музыка мәктәбендә «Татарстан – Яңа гасыр»- республика иҗтимагый хәрәкәтенең күчмә чаралар циклы кысаларында «Күңел халәте - сәламәтлекләре чикле булган балаларга ярдәм» дип аталган мөһим вакыйга булып узды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз