Бүген Шыкмай авылында яшәүче Таймасова Хабибә Хөсәен кызы үзенең 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Юбилярны котларга Түбән Биш авыл җирлеге башлыгы Д.В. Насертдинов һәм район мәдәният йорты автоклубы хезмәткәрләре килгән иде. Юбиляр хөрмәтенә иң җылы теләкләр яңгырады, аның яраткан җырлары башкарылды, истәлекле бүләкләр тапшырылды. Хәбибә Хөсәен кызы гомере буе сәүдә өлкәсендә - сатучы булып эшләгән. Ире белән дүрт бала тәрбияләп үстергәннәр. Хәзерге вакытта Хабиба Таймасова авылда олы кызы белән яши. Халык арасында абруй һәм хөрмәт казана. 9 онык һәм 18 оныкчыкның яраткан әнисе, әбисе һәм дәү әнисе дә әле ул.