Бүген «Энергия» стадионында 2008-2009 елда туган кече шәһәрләр һәм районнардагы яшүсмерләр командалары арасында 2019 елда Футбол буенча Татарстан Республикасы беренчелегенең «D» төркемендә уеннар тәмамланды. Уен нәтиҗәләре буенча "Барс" Зәй командасы беренче урынны алды һәм 2019 елның сентябрендә Казанда узачак финалга чыкты. Команданың тренеры Бикмеев Ринат Рәис улы.